Зәй офыклары

Татарстан Covid-19 белән авыручылар саны иң аз артучы регионнар арасына керде

Соңгы тәүлектә республикада 75 яңа коронавирус инфекциясе очрагы ачыкланган.

Татарстан уңышлы Covid-вәзгыять булган Россия төбәкләре исәбенә керә. Covid-19 диагностикасы башланганнан бирле республикада 9700 кеше  вирус белән зарарланган, аларның 75е узган тәүлектә авырган.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина мәгълүматларына караганда, республикада авыручыларның кискен үсеше билгеләнмәгән, хәзер ОРВИ белән авыручылар санының сезонлы артуы күзәтелә, аңа коронавирус та керә.

“Мондый арту ел саен була, әмма быел аның өстенә яңа коронавирус йогышы да өстәлде", — дип билгеләп үтте белгеч.

Соңгы вакытта тәүлек эчендә авыручылар саны арту темпы бераз артты — 0,7 процентка кадәр (октябрьдә - 0,6 процент, сентябрьдә -0,5 процент), шуның 14 проценты — симптомсыз, 18 проценты — пневмония һәм 69 проценты - ОРВИ.

«Киләчәктә барысы да профилактика чараларын үтәүгә бәйле булачак. Бу саннар, минемчә,  декабрь уртасына кадәр сакланачак, ә анда вәзгыятьнең ничек үсәчәген һәм бүген гамәлдә булган чаралар нәтиҗәле булырмы икәнлеген карарбыз», — дип аңлатты ул.

Авдонина республикада күрелгән чаралар үз нәтиҗәлелеген күрсәтте, дип белдерде. Әгәр алар үтәлсә, Татарстанда авырулар санының кискен артуы киләчәктә дә булмаячак.

Куркынычсызлык чараларын үтәүдән тыш, авыруны  йоктырмас цчен сәламәт яшәү рәвеше алып бару, иммунитетны арттыручы препаратлар кабул итү һәм борынны еш чайкатып тору ярдәм итәчәк. Республика кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары шулай ук эштән ерак түгел яшәүче татарстанлыларга җәмәгать транспортыннан файдаланмас өчен, эшкә җәяү барып җитәргә киңәш итте.

"Коронавирус беркайчан да юкка чыкмаячак", - дип саный Авдонина, чөнки ул көчле респиратор вирус инфекцияләре системасына кергән. Киләчәктә ул сезонлы авыру булыр, мөгаен.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: