Зәй үзәк мәчете имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов шикәр заводы директоры Шамил Минһаҗевка Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Самигуллиның Рәхмәт хатын тапшырды. Завод соңгы елларда "Замандаш-татар радиосы" аша дин әһелләре катнашында алып барылучы тапшыруларны оештыруга җитди матди ярдәм күрсәтте. Дустанә мөгамәлә барышында алга таба да дини-әхлакый тәрбияне пропагандалау эшен туктатмау...
Зәй үзәк мәчете имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов шикәр заводы директоры Шамил Минһаҗевка Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Самигуллиның Рәхмәт хатын тапшырды. Завод соңгы елларда "Замандаш-татар радиосы" аша дин әһелләре катнашында алып барылучы тапшыруларны оештыруга җитди матди ярдәм күрсәтте. Дустанә мөгамәлә барышында алга таба да дини-әхлакый тәрбияне пропагандалау эшен туктатмау .мөһимлеге ассызыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа