Зәй офыклары

Татарстан эчке эшләр министры урынбасары: ковидка каршы тору чараларын бозу очраклары берничә тапкыр артты

Ике атна элек көненә 200-400 хокук бозу очрагы теркәлгән, хәзер алар саны – 500-600, дип билгеләп үтте Алексей Соколов.

Соңгы вакытта Татарстанда санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу очраклары кискен арткан. Бу хакта эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов хәбәр итте, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Иң күп хокук бозулар сәүдә объектларында, шулай ук җәмәгать транспортында ачыклана. Анда кайберәүләр битлек киеп йөрми һәм тиешле дистанцияне саклап калу турында оныта.

«Шул ук вакытта без ачыклаган тәртип бозулар саны берничә тапкыр артты. Әгәр ике атна элек без көн саен 200-400 хокук бозу очрагын ачыкласак, бүген алар — 500-600 очрак. Атна саен судларга 2,5 меңнән артык беркетмә җибәрелә», — дип белдерде Соколов.

24 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан территориясендә 95,5 меңнән артык эпидемиология кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Беркетмәләрнең 94 проценты судларда каралды инде. Суд карарлары буенча 23 юридик зат һәм шәхси эшмәкәр эшчәнлеге туктатылды. Вазыйфаи затларга 3,4 меңгә якын административ материал төзелде.

Моннан тыш, республикада чит илләрдән кайткан гражданнар тарафыннан ковидка каршы чаралар үтәлешен контрольдә тоту алып барыла. ТР эчке эшләр министры урынбасары мәгълүматларына караганда, 24,3 меңгә якын татарстанлы чит илдән авиарейслар белән әйләнеп кайткан. Аларның 80 проценты аэропортта ук тикшерү узган.

"Калганнар яшәү урыны буенча тикшерү үтә", - дип өстәде Соколов.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Covid-19 авыруына каршы тору чараларын үтәүдә җитди булырга чакырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: