Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан эшкуарларын маркетингка чыгарга өйрәтәчәкләр

22 августтан 5 сентябрьгә кадәр Татарстанда илнең әйдәп баручы маркетплейсларында  эшләүгә багышланган «Идеядән сатуга кадәр» Онлайн-Форумы узачак. Экспертлар эшкуарларга маркетплейсларны ничек үзләштерергә кирәклеге турында сөйләячәкләр.

Форумда катнашучылар ике атнага укырга кереп, интернет-мәйданчыкларда эш нечкәлекләре турында беләчәкләр. Аларны товарлар карточкалары булдырырга һәм аларның сурәтләрен төшерергә, үз продукциясен конкрет маркетинг таләпләренә китерергә, логистиканың иң отышлы схемасын билгеләргә, товарларны рекламалауны җайга салырга һәм шәхси кабинеттагы склад калдыклары белән идарә итәргә өйрәтәчәкләр.

Моннан тыш, эшкуарларны уңышлы сатуларга өйрәтәчәкләр, дип хәбәр итә Татарстан Икътисад министрлыгы.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/tatarstanskix-biznesmenov-naucat-vyxodit-na-marketpleisy-5876503

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев