Зәй офыклары

Татарстан эшмәкәрләре 720 миллион сум акчалата ярдәм алган

Ел башыннан ТР Икътисад министрлыгына караган кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган микрофинанслау программалары буенча республика бизнесы 720 миллион сумнан артык суммага кредит акчаларын җәлеп итте.

Хәзерге вакытта республика эшмәкәрләре өчен 4 ташламалы микрофинанс продукты эшли. «Бер процентлы» («Однопроцентный») микрозайм пандемия чорында эшли башлады һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, икътисадның зыян күрүчеләр исемлегенә кермәгән, әмма кризисның тискәре йогынтысын тойган тармакларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

24 августтан Татарстанда республика икътисадын торгызуга һәм җанландыруга юнәлдерелгән өстәмә ярдәм чаралары пакеты эшли башлады, анда тагын 3 ташламалы микрозайм кергән. «Перезагрузка» программасы 3 елга кадәр 300 меңнән 5 миллион сумга кадәр кредит алу мөмкинлеген күздә тота. Программа шартлары буенча, микрозайм барлык икътисадның реаль секторында мәшгуль булган кече һәм урта эшмәкәрлек категорияләре өчен булачак.

«Старт» микрозаймы ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан үз эшен ачарга теләгән югары уку йортлары студентларына һәм аны тәмамлаучыларга ярдәм итү өчен махсус эшләнгән. Микрозаймга заявканы нигезләнгән эшкуарлык максатларын тормышка ашыру өчен бирергә була. Займ суммасы 3тән 24 айга кадәр срокка 100 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Кече һәм урта эшмәкәрлекнең экспорт юнәлешле вәкилләре өчен «Үсеш» («Развитие») микрофинанс продукты эшләнде. Программа шартлары буенча кредит алучыларның әлеге төркеме өчен максат  экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыру булырга тиеш. 3тән 24 айга кадәр кредитлау срогы белән 1-5 миллион сумга кадәр микрозайм алырга мөмкин.

Бүген эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды тарафыннан 720 миллион сумлык микрофинанслау алуга 450 гариза канәгатьләндерелгән, шуның 27 миллион сумы өстәмә чараларга туры килә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта микрозаймнар алу өчен гаризаларның күбесе РФ ФАСТРЕК порталы аша рәсмиләштерелә. Портал эше нәтиҗәсендә, гариза биргән мизгелдән башлап, эшкуар счетына акча күчергәнчегә кадәр кайбер очракларда берничә сәгать вакыт уза. РФ ФАСТРЕК порталы - уникаль республика проекты һәм эшмәкәрләрнең онлайн киңлектә дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек итү һәм ярдәм чараларына үтемлелеген гадиләштерү өчен булдырылган. Портал «бердәм тәрәзә» форматында эшли, гариза бирергә һәм аның үтәлешен дистанцион рәвештә «шәхси кабинет» аша күзәтеп була.

Республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары турында 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итеп, консультация алырга мөмкин.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: