Зәй офыклары

Татарстан эшмәкәрләре өчен "Процент ставкасын субсидияләү" программасы старт алды

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшмәкәрләр өчен «Процент ставкасын субсидияләү» буенча ярдәм программасы старт алды, ул республика икътисадын яңадан торгызуга һәм җанландыруга юнәлдерелгән өстәмә чаралар рәтенә керде. ТР Министрлар Кабинетының 875 номерлы карары (28.09.2020 елдан) белән расланган программа буенча гаризалар кабул итү быелның 1 октябреннән башлана.

Чара эшмәкәрләрнең киң аудиториясенә исәпләнгән. Икътисадның реаль секторыннан, авыл, урман хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате, төзелеш, мәгълүмат һәм элемтә өлкәләрендә, шулай ук икътисадның башка секторларында эшчәнлек алып баручы оешмалар әлеге ярдәмгә өметләнә ала. Моннан тыш, субсидияне сәнәгать парклары резидентлары һәм идарәче компанияләре, экспорт юнәлешле кече һәм урта бизнес субъектлары, шулай ук үз портфелендә инвестиция максатларына юнәлдерелгән кредитлар булган эшмәкәрләр алырга мөмкин.

 

Программа шартлары буенча, субсидияләнгән кредитның максаты булып әйләнештәге яки төп средстволарны сатып алу, инженерлык инфраструктурасын яки җитештерү биналарын, төзелмәләрне, корылмаларны төзү (реконструкцияләү) һәм инвестицион проектларны тормышка ашыру булырга тиеш. Программаның шартларын канәгатьләндерүче эшмәкәрләргә, субсидияләрнең максималь күләме 5 миллион сум булганда, 2020 елның 1 гыйнварыннан алып 30 ноябренә кадәр чорда кредитлар буенча түләнгән барлык процентлар капланачак.

 

Субсидия алу өчен гамәлдәге кредит килешүе булырга тиеш. Гаризалар «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ тарафыннан 2020 елның 1 октябреннән, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 дән 18.00 гә кадәр, җомга көнне 9.00дан 16.45кә кадәр, түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55нче йорты, 521 кабинет.

 

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 222-57-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: