Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан эшмәкәрләренә үз бизнесларын үстерү буенча бушлай дәресләр үткәрәчәкләр

1 июльдән 30 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан төбәк эшкуарлары өчен «Бизнес-алга таба» комплекслы белем бирү программасы тормышка ашырыла.

Белем бирү курсы 7 блоктан тора: һәр темага 3әр дәрес, барлык мәгълүмат «GetCourse» белем бирү платформасында урнаштырылган.

 

Укытучылар буларак Татарстан Республикасы эксперт-практиклары һәм эшкуарлары чыгыш ясаячак.

 

Программаның төп үзенчәлекләре: мастермайнд форматындагы дәресләр үткәрү – кечкенә төркемдә аудитор курста катнашучыларның бизнесын тикшерәчәк һәм проектның үсеш зоналарын ачыклаячак.

 

Катнашу өчен гаризаны түбәндәге сылтама буенча калдырырга мөмкин: https://bizaudit16.ru/

 

Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм " илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев