Зәй офыклары

Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50 процент дәүләт ярдәме белән иминиятләштерә ала

Иминиятләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләрдән яклануның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үзеңне банкротлыкка чыгудан саклау, эшчәнлектә финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.

2020 елда иминият компанияләре тарафыннан Татарстан Республикасы буенча дәүләт ярдәме шартларында авыл хуҗалыгы хайваннарын иминләштерү буенча 6 шартнамә төзелгән. Иминләштерүчеләрнең күбесе — зур кошчылык һәм дуңгызчылык сәнәгать предприятиеләре. Гамәлдәге шартнамәләр буенча кош-кортның 49 проценты иминиятләштерелгән һәм дуңгызчылыкта  27 проценттан артыгы.
Иминият килешүләре буенча гомуми иминият суммасы 2,4 млрд сумнан артык тәшкил итә, җыелган кертемнәр күләме — 19,3 млн сум. Алар буенча  8,5 млн сум субсидия бирелгән.

"Иминиятләнүчеләр арасында «Державинская» кошчылык фабрикасы да бар иде, анда берничә көн элек янгын 45 мең баш кош-кортны юк итте. Барлык кошлар да  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән иминиятләштерелгән һәм килгән зыян компенсацияләнәчәк. Шуңа күрә, иминият премияләренең 50 проценты министрлык тарафыннан компенсацияләнүен исәпкә алып, без барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә күңелсез факторлардан саклануга зур игътибар бирергә киңәш итәбез", - дип билгеләп үтте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов.
 Агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 8-800-444-16-70 телефоны буенча консультация алырга мөмкин.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: