Зәй офыклары

Татарстан Идел буе федераль округында туучылар саны буенча алда бара

Безнең республикада Идел буе районы төбәкләре арасынды мең кешегә иң аз үлүчеләр саны күзәтелә.

Татарстан узган ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында гаилә-демографик үсеш өлкәсендә иң югары күрсәткечләр күрсәтә. Бу хакта бүген ТР ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина ведомствоның Казанда узган йомгаклау коллегиясендә белдерде.

"2020 ел нәтиҗәләре буенча республикада 134 мең граждан хәле акты теркәлгән, 400 меңнән артык юридик яктан әһәмиятле гамәлләр үтәлгән. Татарстан, элеккегечә, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында гаилә-демографик үсеш өлкәсендә иң югары күрсәткечләр күрсәтә. Абсолют сан буенча да, 1000 кешегә исәпләгәндә дә, безнең республика Идел буе федераль округында туу турында теркәлгән актлар буенча беренче урында тора», — диде ул.

Докладчы билгеләп үткәнчә, “халык санын тотрыкландыруның, аның киләчәк үсеше өчен перспективаларны формалаштыручы мөһим факторы - икенче һәм аннан соңгы балалар туу. Мондый балалар узган ел нәтиҗәләре буенча республикада туган балаларның 61 проценттан артыгын тәшкил иткән.

Безнең районда ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, узган ел 252 туу турында акт теркәлгән, барлыгы 129 малай һәм 123 кыз туган. 75 бала - беренче, 94е - икенче, 63е - өченче, 20се - дүртенче һәм аннан соң туган балалар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: