Зәй офыклары

Татарстан илкүләм проект буенча 160 автобус, 28 троллейбус һәм 18 трамвай алачак

Киләсе елга Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада транспортны яңарту планлаштырыла.

Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары илкүләм проекты буенча Татарстан 2021 елда 206 берәмлек транспорт алачак. Бу турыда матбугат конференциясендә Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Транспорт министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, агымдагы елда республика милли проект буенча 73 автобус алырга тиеш. Шуларның 53е сатып алынган инде, тагын 20сен китерү планлаштырыла. «Киләсе елга план күбрәк», - дип ассызыклады ул.

Аерым алганда, 2021 елда илкүләм проект буенча Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Камада транспортны яңарту планлаштырылган. 160 зур автобус, 28 троллейбус һәм 18 трамвай килер дип көтелә.

"Паркны яңарту - куркынычсызлык таләпләрен үтәх дә. Төбәк юлларында 1830 транспорт чарасы 50 проценттан артык тузган килеш йөри. Аларны алыштырырга кирәк. Аларга алмашка яңа буын автобуслары килергә тиеш", - дип билгеләп үтте Хәнифов.

Татарстан шулай ук «Эчке су транспорты» дигән яңа илкүләм проектта да катнашачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: