Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан Иҗтимагый палатасында иммунизация турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр

30 апрельдә 10.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр ТР Иҗтимагый палатасында Европа иммунизация атнасы кысаларында «Кайнар линия» эшләячәк.

Сорауларга Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, ТР Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм экология буенча комиссиясе рәисе Владимир Менделевич, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш белгече Халит Хәертынов җавап бирәчәк. Бу турыда "Татар-информ" МА хәбәр итә.

Мөрәҗәгатьләр ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm 30 апрельгә кадәр һәм  30 апрельдә – “Кайнар линия телефоны буенча 8(800) 350-44-72 10.00дән 11.30 га кадәр кабул ителәчәк.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев