Зәй офыклары

Татарстан кадет корпусында яңа уку елына документлар кабул итү башланды

Идел буе федераль округының Түбән Новгород, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия һәм Чуваш Республикасы кадет корпусларында укырга теләүче кандидатлардан документлар кабул итү апрельдән башлана һәм 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Түбән Кама шәһәрендә урнашкан Советлар Союзы Герое Г. Б. Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусы  РФ Кораллы көчләренең коры җир гаскәрләре белгечләрен әзерли. Укучыларның V-XI сыйныфларда гомуми саны 252 кеше тәшкил итә. 2021 елда V һәм X  сыйныфларга балаларны туплау планлаштырыла.

Кадет корпусында 30дан артык түгәрәк һәм секция эшли, болар - волейбол, футбол, дзюдо, бокс, ат спорты, кул көрәше, ирекле көрәш, регби, робототехника һәм авиамодельләштерү.

Идел буе федераль округының кадет корпусларын тәмамлаучыларның яртысыннан артыгы профильле югары уку йортларына укырга керә. Бүгенге көндә округ кадет корпуслары хәрби хезмәткә әзер булган махсус белем бирүче дәүләткә хәрби хезмәт итәргә әзер булган, төрле яклап алга киткән, патриотик яктан әзерлекле гражданнар әзерләүче учреждениеләр булып тора.

Идел буе федераль округының кадет корпусларына керү шартлары турында мәгълүмат мәгариф учреждениеләре сайтларында урнаштырылган, дип хәбәр итә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте.

 

Башкортстан кадетлар корпусы: www.bkkpfo.ru

Татарстан кадетлар корпусы: www.kadet-nk.ru

Удмурт Республикасы кадетлар корпусы: www.ukk-pfo.com

Түбән Новгород кадетлар мәктәбе корпусы:www.kadet-mvf-nn.narod.ru

Чуваш Республикасы кадетлар корпусы: www.chebkadet21.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: