Зәй офыклары

Татарстан кече шәһәрләрне төзекләндерүгә 490 миллион сум акча алды

Өч ел эчендә бөтенроссия конкурсында катнашып, республика 1,6 миллиард сумнан артык акча алды.

Конкурсны гамәлгә ашыру вакытында Татарстан муниципалитетлары федераль бюджеттан 1,6 миллиард сумнан артык суммага грантлар отты.

Татарстан кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерүгә 490 миллион сум күләмендә федераль грант алачак. Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның IV бөтенроссия конкурсында Татарстанның 12 проектыннан 8е җиңүче булды.

Бу акчаларга Бөгелмәдә үзәк сулык янын, Буаның үзәк мәйданы, Азнакайның Кара елга яр буен, Нурлатта «Кондурча» паркын, Мамадышта Нократ яр буен, Тәтештә Троицкая урамын һәм Вшиха тавын, Менделеевскида Ушков утрауларын һәм Минзәләдә Ленин паркын төзекләндерү планлаштырыла.

Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы 2018 елда старт алды һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Анда 100 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләр һәм федераль, региональ әһәмияттәге тарихи җирлекләр катнаша ала.

Конкурсны гамәлгә ашыру вакытында Татарстан муниципалитетлары федераль бюджеттан 1,6 миллиард сум күләмендә грантлар алды. Әйтик, 2018 елда Татарстанның 905 миллин сумлык берьюлы 14 проекты грант отты. 2019 елда Мамадышта табигый-спорт комплексы проекты 60 миллион сум күләмендә ярдәм алды, ә 2020 елда Баулы, Зәй һәм Лаеш 185 миллион сумлык грантлар алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: