Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан халкы “Минем илем — минем Россия” конкурсына 31 майга кадәр гаризалар бирә ала

“Россия-мөмкинлекләр иле” Президент платформасы проектларының берсе булган “Минем илем — минем Россия” XVIII Бөтенроссия конкурсының гаризалар бирү кампаниясе вакыты озайтылды, дип хәбәр итә конкурсның матбугат хезмәте.

"2021 елда гариза бирү кампаниясенең иң мөһим, финал чоры ял һәм бәйрәм көннәренә туры килде, шуңа күрә без проектларны кабул итү вакытын 31 майга кадәр озайту һәм катнашучыларга идеяләрне үз остазлары белән бергә эшләп бетерү мөмкинлеге бирү турында карар кабул иттек», — дип билгеләп үтте “Минем илем — минем Россия конкурсы җитәкчесе, Россия дәүләт гуманитар университеты проректоры Лариса Пастухова

Россия территорияләрен үстерү буенча үз проектларын Татарстанның 1463 кешесе тәкъдим иткән инде.

Яңа сезонның төп тематик юнәлешләре - фән, технологияләр һәм космос.

Конкурста Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала, алар Россия регионнарының социаль-икътисадый үсешенең барлык актуаль мәсьәләләрен үз эченә алган 18 номинациядә үз проектларын тәкъдим итә алалар. Проект тарихында беренче тапкыр 13 яшькә кадәрге балалар да катнаша ала, алар “Космос турында әкиятләр махсус номинациясендә үзләренең космикхикәяләрен һәм рәсемнәрен тәкъдим итә алалар. Минем педагогик инициативам” номинациясендә яшь буенча чикләүләр юк. Катнашучылар мәдәни, белем бирү, техник һәм социаль-икътисади проектлар тәкъдим итә алалар, аларның иң яхшылары адреслы ярдәм алачак.

Минем илем — минем Россия конкурсы Мәгариф” илкүләм проектының “Һәркем өчен социаль лифтларфедераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев