Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан халкына "кызыл" зона табибының эш көннәре турында сөйләячәкләр

Турыдан-туры эфир вакытында табиб коронавирус белән хәлнең яхшыруы турында сөйләргә ни өчен иртә икәнлеген әйтер.

Ковидлы госпитальләрдә табибларның эше турында туры эфир 31 мартта Covid-19 таратуына каршы тору буенча ТР оператив штабының һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының инстаграм аккаунтларында булачак.

Трансляциядә беренче тапкыр  ел буе «кызыл» зонада эшләгән табиб Сәяр Сираҗетдинов катнашачак.

Табиблар  стрессны ничек җиңә, пандемияне җиңеп чыгарга безгә нәрсә ярдәм итәчәк, ни өчен хәл яхшырту турында сөйләү әле иртәрәк болар һәм башка сорауларга җавапларны иртәгә алырга булачак. Онлайн-трансляция 11:00 сәгатьтә башлана.

Әңгәмәнең модераторы - ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

 

Трансляциягә сылтамалар: https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan,  https://instagram.com/minzdravrt.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев