Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан Хөкүмәте басма продукцияне сатуга ярдәм итү буенча юл картасы эшли

Республика Хөкүмәте китап һәм басма продукция тарату системасын үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча юл картасын эшли.

Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика матбугат көне уңаеннан ММЧ вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.

«Дәүләт Советы депутатлары бу темага кушылырлар һәм махсус кибетләрдә газеталар һәм журналларны ваклап сату предприятиеләре өчен салым ярдәме мәсьәләләрен карарлар дип уйлыйм. Һәм, бәлки, закон чыгару инициативасы барлыкка килер», — диде парламент башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, хәзер республикада 199 киоск эшли, шуларның 125е - Казанда. Татарстан Идел буе федераль округында матбугат киосклары белән тәэмин итү буенча соңгы урында тора.

«Бүгенге көндә Татарстанда вакытлы матбугат продукциясен сатуның бердәнбер мөһим механизмы булып язылу тора. Башка механизм -ваклап сату - республикада тирән кризис кичерә. Ваклап сатуның яңа форматларын үзләштерүгә карамастан (азык-төлек һәм азык-төлек булмаган кибетләрдә, медучреждениеләрдә, „Татпотребсоюз“ системасы аша), тиешле инфраструктураны, киосклар челтәрен үстермичә, хәлне тамырдан үзгәртү кыен", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе ассызыклаганча, гомуми цифрлаштыру тенденциясенә карамастан, газета-журналларга элеккечә ихтыяҗ бар. Моны социологик сораштырулар да раслый, алар нигезендә халыкның өчтән бере басма массакүләм мәгълүмат чараларын актив укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев