Зәй офыклары

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов "Зәй шикәре" ААҖендә дә булды

Республика Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Зәй шикәре" ААҖендә рафинад ясау цехын ачу тантаналарында, заводның кагат кыры белән янәшәдә төзеләчәк "Заман" җитештерү-сәнәгать мәйданына салыначак нигез ташына киләчәк буынга атап язылган хат белән капсула иңдерүдә катнашты. Зәй районы кырларында шикәр чөгендере 8,5 мең гектар мәйдан били. Быел татлы тамырның уңышы мул...

Республика Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Зәй шикәре" ААҖендә рафинад ясау цехын ачу тантаналарында, заводның кагат кыры белән янәшәдә төзеләчәк "Заман" җитештерү-сәнәгать мәйданына салыначак нигез ташына киләчәк буынга атап язылган хат белән капсула иңдерүдә катнашты. Зәй районы кырларында шикәр чөгендере 8,5 мең гектар мәйдан били. Быел татлы тамырның уңышы мул булыр дип фаразлана, чөнки туфракны эшкәртү мәсьәләсендә дә, бу культураны игү буенча да заманча таләпләрне үтәүгә, һәр эшне югары сыйфатлы итеп башкаруга бик җитди игътибар бирелде районда. Мул уңышны кабул итүгә "Зәй шикәре заводы " АҖдә быел аеруча зур төзекләндерү, үзгәртеп кору эшләре башкарылды. Рөстәм Миңнеханов заводтагы зур үзгәрешләр белән шәхсән танышты. Быелгы сезонда тагын бер яңалык булып шикәр комын 5,10 килограммлы бәләкәй капчыкларга тутырып сатуга әзерләү, кәгазь капларда рафинад чыгара башлау тора. Республика лидеры рафинад ясау буенча яңа цехны ачуда катнашып, аның алга таба эшләү тәртибе белән кызыксынды, яңа эш методларын үзләштереп яшәүче предприятиенең киләчәге өметле булуын ассызыклады. - 2014 елда заводта 636 мең тонна татлы тамырдан 92 мең тонна шикәр комы җитештерелгән, ә быел бер миллион тоннадан артык чимал кабул итеп шикәр комы җитештерү планлаштырыла, - дип мәгълүмат бирде район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов. Әлбәттә, җитештерү арткан саен югары нәтиҗә бирә торган җиһазлар куллану таләп ителә, чималны, җитештерелгән продукцияне сыйфатлы итеп саклау зарур. Моның өчен завод директоры Шамил Минһаҗев, якын арада кагат кырында шикәр чөгендере сыйфатын тәэмин итүче, суытып саклау комплексы булдырылачагын белдерде. - Ул салкын һава өрдерү юлы белән чөгендерне туңдырып, сыйфатлы итеп саклаудан гыйбарәт. 1 миллион тонна чөгендерне саклау мөмкинлеге бирә торган җиһазларны чит илдән кайтарту өчен заказ бирелде. Кагат кыры да яңа корылма урнаштыру өчен әзер. Аны урнаштырып, 1 октябрьдә куллана башлау планлаштырыла, - ди генераль директор. Иң мөһиме, чөгендерне туңдырып саклаучы комплекс, ярдәмендә шикәрлелекнең процентын арттыруга, күпләп шикәр комы җитештерүгә ирешеләчәк. Яңа проекттан тыш та шикәр заводында бу сезонга әзерлек максатында күп кенә төзекләндерү эшләре алып барылган. Чөгендерне юдыру комплексы төзекләндерелгән, чөгендер түбен пресслау, сок чистарту линияләре заманчалаштырылган, 5 казан урынына яңа көчле 3 казан куеп экономияле җитештерү мәсьәләсе хәл ителгән. Уңышның мул булачагын исәпкә алып, әзер продукцияне саклау өчен 40ар тонна сыйдырышлы ике яңа склад сафка баскан. Рөстәм Миңнеханов заводның кагат кыры белән янәшәдә төзеләчәк җитештерү-сәнәгать мәйданы белән дә танышты. Тиздән әлеге урында 27,5 гектар мәйданны биләячәк "Заман" җитештерү сәнәгать мәйданы калкып чыгачак. Биредә салкын ысул белән көнбагыш, рапс, соя, рапска охшаган җирән төстәге культура мае җитештерү заводы, элеватор комплексы, сөт заводы, мөгезле эре терлекне чалу цехы булдыру планлаштырыла. - Дөрес, без әлеге дүрт предприятие төзелешен быел башлап киләсе ел азагына алардан файдалана башлауны максат итеп куйсак та, иң башта аларны тулы куәтенә үк эшкә җибәрү бик уңайлы бумас дип санамыйбыз. Шуңа күрә, мәсәлән элеваторның 60 мең тонна ашлык сакларлык өлешен, май сыктыру заводының шулай ук өлешчә мөмкинлеген генә файдаланудан башлау күздә тотыла. Аннан соң инде акрынлап эш җайга салынгач, алар тулы куәткә эшләячәк, - дип таныштырды алдагы планнар белән Шамил Минһаҗев - Иң мөһиме әлеге предприятиеләр халык өчен үзебездә җитештерелүче сыйфатлы продукция чыгару урыны булсын. Хәерле сәгатьтә, - диде Рөстәм Миңнеханов җитештерү мәйданына салыначак беренче нигез ташына киләчәк буынга атап язылган хат белән капсула салу барышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: