Зәй офыклары

Татарстан мәктәпләрендә тукландыруны оештыру мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшләячәк

Бу турыда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайтында хәбәр ителә.

27 ноябрьдә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр мәктәпләрдә балаларны тукландыруны оештыру өлкәсендәге мәсьәләләргә оператив җавап бирү максатыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында гомуми белем бирү оешмаларында кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефонының эше планлаштырыла.

Тема буенча сораулар, тәкъдимнәрне 8(843) 236-61-49, 236-61-24, 236-61-26 телефоннар аша бирергә мөмкин.

Кайнар линия телефоны эше барышында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мәгариф һәм фән министрлыгы, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең республика буенча идарәсе, җирле үзидарә органнары белән берлектә эшкә алыначак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: