Зәй офыклары

Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында Яңа ел чыршылары үткәрергә рөхсәт ителде

Татарстан Республикасы баш санитар табибы балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре кагыйдәләрен аңлатты.

Татарстанда балаларны һәм аларның ата-аналарын яңа коронавирус инфекциясеннән саклау өчен, балалар өчен яңа ел бәйрәмнәрен оештыру санитар кагыйдәләргә туры килергә тиеш. Бу турыда ТР Президенты каршындагы традицион шимбә киңәшмәсендә республика буенча баш санитар табиб Марина Патяшина хәбәр итте.

«Балалар өчен яңа ел бәйрәмнәрен оештыру тәртибенә игътибар итәргә кирәк, алар, һичшиксез, барлык таләпләрне үтәп башкарылырга тиеш. Болар - бактерицид нурландыргычлар булу, бер кешегә дүрт квадрат метрдан да ким булмаган мәйдан булу, кулга кул тотынышып әйлән-бәйлән йөрүләр булмау", - дип билгеләп үтте ул.

Яңа ел бәйрәменә баланы 65 яшьтән өлкәнрәк булмаган бер кеше озата бара ала.

Җиде яшьтән өлкәнрәкләр һәм өлкәннәр бәйрәмдә битлек киеп йөрергә тиеш, социаль дистанцияне үтәргә кирәк. Мәйданчыкта антисептиклар булу мәҗбүри, кулларны юу өчен шартлар тудырылырга тиеш, керү юлында — тән температурасын үлчәү оештырыла.

Әгәр чара балалар бакчасында яки мәктәптә үткәрелә икән, ул ата-аналар, аниматорлар һәм фотографлар чакырмыйча, бакчада -төркемнәр, мәктәптә - паралель сыйныфларны берләштерелми узарга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: