Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан предприятиеләре Бөтенроссия социаль нәтиҗәлелек конкурсына  чакырыла

Шушы көннәрдә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы – 2022» конкурсы башланды.

Татарстан өчен ул аерым әһәмияткә ия, чөнки социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясенең 30 еллыгы елында уза, дип хәбәр итә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

 

Быел конкурс 15 номинация буенча үткәрелә. Катнашу өчен персонал белән эшләү, хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту, социаль партнерлыкны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм башка социаль мәсьәләләр буенча казанышлар күрсәтергә әзер булган оешмалар чакырыла.

 

“Хезмәт базарын үстерү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү, хезмәткәрләргә сәламәтлекне саклау, социаль партнерлык принципларын тарату һәм кече эшмәкәрлекне үстерү, инвалидларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү – боларның барысы да дәүләтнең социаль сәясәтенең өстенлекле бурычлары булып тора", – дип ассызыкладылар ведомствода.

 

Конкурста катнашу шартлары һәм аны уздыру тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән безнең сайтта танышырга мөмкин: https://www.tatar-inform.ru/news/predpriyatiya-tatarstana-priglasayut-na-vserossiiskii-konkurs-socialnoi-effektivnosti-5875901

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев