Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан Президенты мәктәптә ату нәтиҗәсендә һәлак булган тагын бер кеше турында хәбәр итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның 175нче мәктәбендә булган фаҗига турында өстәмә хәбәр итте.

Президент әйтүенчә, нәтиҗәдә җиде бала, сигезенче сыйныф укучылары: дүрт малай һәм өч кыз һәлак булган. Моннан тыш, укытучыларның берсе, шулай ук мәктәп хезмәткәре һәлак булган.

Балалар клиник хастаханәсендә 18 бала, аларның кайберләре атудан тән җәрәһәтләре алучылар. Табиблар аларны савыктыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Ике олы кеше 7нче шәһәр хастаханәсенә һәм республика клиник хастаханәсенә урнаштырылган.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Мәскәүдән МЧС бортының килүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев