Зәй офыклары

Татарстан прокуроры урынбасары зәйлеләрне кабул итте

Бүген Зәй шәһәре прокуратурасында Татарстан прокуратурасының мобиль кабул итүләр алып баруы кысаларында гражданнарны шәхси сораулары белән республика прокуроры урынбасары, юстициянең өлкән киңәшчесе Марат Долгов кабул итте. Халык өчен прокурор урынбасары кабул итүләренә алдан язылу мөмкинлеге тудырылды. Күпчелек мөрәҗәгатьләр юлларда килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә, төзелгән беркетмәләр нәтиҗәсе белән килешмәүгә бәйле иде....

Бүген Зәй шәһәре прокуратурасында Татарстан прокуратурасының мобиль кабул итүләр алып баруы кысаларында гражданнарны шәхси сораулары белән республика прокуроры урынбасары, юстициянең өлкән киңәшчесе Марат Долгов кабул итте. Халык өчен прокурор урынбасары кабул итүләренә алдан язылу мөмкинлеге тудырылды. Күпчелек мөрәҗәгатьләр юлларда килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә, төзелгән беркетмәләр нәтиҗәсе белән килешмәүгә бәйле иде. Шулай ук кайбер намуссыз төзелеш җитәкчеләренең, хезмәткә эшче яллап, эш хакын түләүдән качып йөрү очрагы буенча шикаять белән килүче булды. Сугыш һәм хезмәт ветераннары булган өлкән кешеләр Марат Долговка почта аша коллектор оешмасыннан ниндидер бурычларны каплауны сорап килгән хатка аптырауларын белдереп мөрәҗәгать иттеләр. Алар белдерүенчә,Э өлкән кеше еш кына бер оешмадан китаплар яздырып ала торган була, бер көнне әлеге оешмадан, сез хатын-кыз киеме өчен бизәнү әйберләренә заказ бирдегез, ә заказ өчен түләмәгәнсез дип, бер коллектор оешмасы аларга закон маддәләре белән куркытып хат юллый башлый. Өлкән кеше исә мондый заказны бөтенләй ясамавын әйтә.

- Кызганыч, хәзерге вакытта ил дә банкротлыкка чыккан оешмаларның әҗәтләрен кайтарту белән шөгыльләнүче коллекторлык оешмалары күпләп баш калкыта. Алар менә шул рәвешле кайбер кешеләргә, закон маддәләре белән куркытып, хатлар юллыйлар, нәтиҗәдә кайберәүләр моңа ышанып, күрсәтелгән счетларга куркып акча күчерә. Ә закон таләпләрен белгәндә, мондый капкыннардан сакланырга мөмкин, - ди Марат Долгов. Ул өлкән кешеләргә юридик яктан грамоталы итеп хат язуда прокуратура хезмәткәрләре ярдәм итәчәген һәм әлеге хатның коллектор оешмасына юлланачагын белдерде. Өлкәннәрне басып каршы алып, басып озатып калган Марат Долгов олыларга хөрмәт, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтүнең аеруча мөһимлеген ассызыклады. Тагын бер четерекле сорау өй җиһазлары ясап сатучы эшмәкәр белән бәйле булды. Шәһәрдә өй җиһазлары ясап сату белән шөгыльләнүче бер эшмәкәрнең үзләрен алдавы турында хәбәр иткән яшь ханым алга таба да бу эшмәкәрнең кешеләрне алдавына юл куймас өчен нинди закон таләпләренә нигезләнү мөмкин булуын сорады республика прокуроры урынбасарыннан.

- Без әлеге эшмәкәргә кухня җиһазы ясату өчен заказ бирдек. Килешү нигезендә заказ 19 апрельдә ясалды, ә җиһаз 19 майда китерелергә тиеш иде. Ләкин тиешле вакыт үткәч, эшмәкәргә шалтырату да, аны эш урынында табу да мөмкин булмады, ул шалтыратуларга җавап бирми, качып йөри башлады. Ә без инде банктан кредит алып, җиһаз өчен түләдек, хәзер ай саен кредит түлибез. Һаман да җиһаз китерелмәгәч җәмәгать судьясына мөрәҗәгать иттек. 5 августта суд әлеге эшмәкәр банкка булган түләүләрне, мораль зыян өчен компенсация дә түләргә тиешлеге турында карар чыгарды. Әмма әлегә кадәр эшмәкәрнең бурычын түләргә уйлаганы юк. Мин шәхсән декрет ялында утырам, ике балабыз бар, барыбыз да ирем эшләгәнгә генә яшибез, - ди ни эшләргә дә белмәгән яшь ханым.

Очрашу барышында һәр сорау игътибарга алынып, алар буенча тикшерү эшләре үткәреләчәге, закон нигезендә тиешле чаралар күреләчәге белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: