Зәй офыклары

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры котлый

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылда, кырларда, фермаларда һәм эшкәртү предприятиеләрендә армый-талмый эшләүче барлык кешеләрне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлый .

“Хөрмәтле авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы ветераннары!
Сезне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәхсән үз исеменән  авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне   белән  котлыйм!

Традицион төстә октябрьнең икенче якшәмбесендә без  авылда,  кырларда,  фермаларда һәм эшкәртү  предприятиеләрендә  армый-талмый  эшләүче барлык  кешеләрне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан хөрмәтлибез. Сезнең авыр һәм бик  тә  мөһим   хезмәтегез нәтиҗәсендә  Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүендә  тотрыклы  үсеш күзәтелә һәм сезнең  фидакарь  хезмәтегез  республика иминлегенең  һәм  аның  үсешенең  нигезен  тәшкил  итә, чәчәк атуын тәэмин итә. Тармакның  динамикалы  үсешенә барлык  игенчеләрнең  көндәлек тырыш хезмәте, тармакка республика җитәкчелегенең   киңкырлы  ярдәме  нәтиҗәсендә   ирешә  алдык!   
  Ирешелгәннәрдә  тукталып  калмыйча,  без  җитештерүнең  нәтиҗәлелеген  арттыру, яңа  инвестиция   проектларын гамәлгә ашыру, авыл  хуҗалыгы  предприятиеләренең матди-техник  базасын  модернизацияләү  һәм яңарту, җитештерелгән  продукцияне  сату мәсьәләләрен  хәл  итү,  хезмәт  кешеләренең  эш  шартларын  яхшырту  буенча  үзебезгә  җитди  бурычлар  куябыз.   Һәм  ТАССР төзелүнең  100 еллыгын   югары  күрсәткечләр белән     каршы  алырга  тырышачакбыз.   
Бәйрәм уңаеннан авыл  хезмәтчәннәрен һәм агросәнәгать комплексы  ветераннарын  кайнар тәбриклим  һәм һөнәри  осталык,  фидакарь  хезмәтләрегез  өчен  олы  рәхмәт сүзләрен  җиткерәм. Гаиләләрдә  иминлек,  муллык булсын, эшләрегездә  зур  зурдан-зур уңышлар,  һәркайсыгызга  ныклы  сәламәтлек  телим”, - диелә министр котлавында.   

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: