Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәте җитәкчеләренең чаңгы ярышлары иртәгә 22 февральдә “Ялта Зәй” үзәгендә уза.
Ярышлар программасы:
09:00 - 09:30 катнашучыларны каршы алу, иртәнге аш
09:30 - 10:00 чаңгы ярышларында катнашучыларны теркәү, номерлар бирү, стартка әзерлек
10:00 - 10:15 тантаналы ачу, катнашучыларны сәламләү
10:15 - 11:00 ярышлар
11:00 - 11:10 ярышларга йомгак ясау
11:10 - 11:30 ярышлар призерларын бүләкләү
11:45 - 15:00 төшке аш, Яңа елга территорияләрне һәм дәүләт ветеринария учреждениеләре биналарын иң яхшы бизәү буенча конкурста җиңүчеләрне бүләкләү, бүләкләр тапшыру
15:00 - 15:30 катнашучыларны озату.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз