Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан Республикасы дөньякүләм масштабтагы чараны кабул итәчәк

Башкалабыз Казанда «Валдай» клубының Үзәк Азия конференциясе узачак.

«Валдай» клубының Үзәк Азия конференциясе ике көн - 20-21 майда Казанда узачак. Урын очраклы гына сайланмаган. Идел буе, Урал тарихи һәм икътисади яктан Үзәк Азия белән бәйле.

 

Конференциядә 16 илдән, шул исәптән Әфганстан, Белоруссия, Бөекбритания, Венгрия, Германия, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Таҗикстан, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция һәм Эстониядән 60тан артык белгеч катнашачак. Алар арасында РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай, Әфганстанның элеккеге президенты Хәмид Карзай, Казахстан Президенты ярдәмчесе, Халыкара мөнәсәбәтләр буенча Казахстан Советы Рәисе Ерлан Карин, Кыргызстан премьер-министрының элеккеге киңәшчесе Кубатбәк Рәхимов, Иранның Мәскәүдәге элеккеге илчесе һәм клубның күптәнге дусты Мехди Санаи, Германия-Россия форумының фәнни директоры Александр Рар бар.

Экспертлар дөньяда тиз үзгәрә торган хәл, төрле дәүләт вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге, сәүдәдә глобаль ирекләрне кыскарту турында фикер алышачак. Моннан тыш, пандемия һәм хезмәт базарына да игътибар биреләчәк.

Сессия барышында һәр катнашучы Үзәк Азиягә кагылышлы мөһим аналитик һәм эксперт күзлегеннән чыгып, үз фикерләрен белдерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев