Зәй офыклары

Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсе һава торышының бозылуын хәбәр итә

30 октябрьдән республика территориясендә һава температурвсы төшеп, кар явуы көтелә. Җилнең сәгатенә 14 метрга җитүе фаразлана. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, артык зур ихтыяҗ булмаганда, ерак сәфәрләргә чыкмаска, шулай ук автомобиль йөртүчеләргә бик игътибарлы һәм сак булырга киңәш итә.

Автомобиль йөртүчеләр юлларда катлаулы метеорологик шартларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә алырдай тизлек сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан тыелу, бигрәк тә каршы як хәрәкәт юлына чыкмау зарур. Руль артындагыларның һәм пассажирларның куркынычсызлык каешлары эләктерелгән булуы мөһим. 12 яшькә кадәр балалар бары тик махсус җайланмалар кулланып йөртелергә тиеш. Автомобильдә кышкы шиннар булуы шарт, дип кисәтә ТР буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

Начало формы

Конец формы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: