Зәй офыклары

Татарстан Республикасының 100 легендар бренды өчен тавыш бирергә өлгер

Әлеге конкурс ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үкәрелә. Татарстанлыларга “Татарстан Республикасының 100 легендар бренды” өчен тавыш биреп өлгерергә кирәклеген искәртәбез. Халык тавыш бирүе 31 мартта төгәлләнә. Исегезгә төшерәбез, Татарстанның 100 легендар бренды арасында “Зәй офыклары” газетасы да бар.

Конкурс тәмамланырга берничә көн генә калып бара. Бу көннәрдә тавыш бирү нәтиҗәсенә йогынты ясарга мөмкин. Сайтта http://100brand.ru/ сылтамасы буенча тавыш бирергә була.
Тавыш бирүнең беренче этабында катнашучыларның һәм хәзер генә аңа кушылучыларның иң легендар брендларның ахыргы исемлеген билгеләү мөмкинлеге бар, ди проектны оештыручылар.
Шунысын да әйтик, бер үк вакытта үз районыбыздагы исемлектәгеләр өчен генә тавыш биреп калмыйча, республиканың башка районнарының йөзен билгеләүче брендлар өчен дә үз тавышыңны бирергә мөмкин. Җиңүчеләр исемлеген 2020 елның апрель башында игълан итү күздә тотыла.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: