Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты “Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестивале уздыра

Быелның февралендә Татарстан Республикасында “Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестивале старт алды.

“Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестивале 3 этапта уздырыла, болар - муниципаль, зона һәм республика этаплары.

“Тарихта без эзлебез” шәҗәрә бәйрәменең зона этабы Татарстанда 6 торак пунктында старт ала һәм 6-12 апрельдә узачак.

6 апрельдә  Урыссуда, биредә - Лениногорск, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары көч сынашачак. 7 апрельдә Алабугада - Актаныш, Әгерҗе, Зәй, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәрләре булачак. 8 апрельдә  Лаешта - , Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лаеш, Нурлат, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас, Чистай районнары ярышачак. 9 апрельдә Теләчедә -  Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче районнары чыгыш ясар дип көтелә. 10 апрельдә  Казанда  Авиатөзелеш, Вахитов, Киров, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе, Совет районнары чыгышлары булачак.  12 апрельдә Кама Тамагында -Тәтеш, Апас, Буа, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле районнары арасында ярыш узачак.

Шәҗәрә фестиваленең республика этабын Казан шәһәрендә 15 майда  Камал дәүләт академия театрында үткәрү планлаштырыла.

Конкурста катнашучылар гаилә әзер милли ризыклар күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Конкурсантларга башкарасы биремнәрнең берсе: "Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!». Бу - концерт номеры һәм үз шәҗәрәсе презентациясе булган визит карточкасы.

Зона этапларында җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. Беренче урын алучылар республика этабында катнашачак. Фестивальдә бер гаилә коллективы яки туганнар төркеме катнаша. Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә элек сайлап алу турлары үткәрелгән иде. Авыл җирлекләрендә һәм шәһәрләрдә буыннар бәйләнешен саклау, милли гореф-гадәтләрнең һәм эстетик идеалларның уртак нигезендә гаилә һәм гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту мөһим максат булып тора. Һәр гаилә үзенең гореф-гадәтләренә һәм иҗади күнекмәләренә бай, аларны саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев