Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан Росреестры аңлата: ни өчен дәүләт пошлинасын вакытында түләргә кирәк

Татарстан Росреестрына гражданнардан даими рәвештә мөрәҗәгатьләр килә.  Алар күпчелек күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү өчен документларга кагылышлы була.

 Кайбер очракларда  теркәү органында аларны хәтта ачып та карамаган булалар.

Документларны кире кайтару өчен сәбәпләр төрле  булырга мөмкин. Әмма иң  еш очраганнарының  берсе - дәүләт пошлинасын вакытында түләмәү.

Дәүләт теркәвенә алу өчен законнарда дәүләт пошлинасын түләү зарурилыгы каралган, аның күләме Россия салым кодексы белән билгеләнгән.

Татарстан Росреестры эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлатканча, дәүләт пошлинасын милек хокукын теркәүгә гариза һәм документлар тапшырганнан соң  да түләргә мөмкин. Әгәр дә,  дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы дәүләт мәгълүмат системасында дәүләт теркәүчесе тарафыннан карап тикшерүгә документлар кабул ителгән вакытта дәүләт пошлинасын түләү турында мәгълүмат булмаса, аны түләү турында квитанция гариза бирүче тарафыннан тапшырылмаса, аны тапшырганнан соң  5 эш көне узгач, документлар пакеты гариза бирүчегә тикшерелмичә генә кире кайтарылырга тиеш. Күрсәтелгән тәртип дәүләт пошлинасы тулы күләмдә түләнмәгән очракларга да кагыла.

Шуны да истә тотарга кирәк: әгәр мөрәҗәгать итүче дәүләт пошлинасын түләсә, ләкин документлар инде кире кайтарылган булса, исәпкә алу - теркәү гамәлләрен дәвам итү өчен, документларны яңадан тапшырырга кирәк булачак.

Әгәр мөрәҗәгать итүче, киресенчә, дәүләт пошлинасын законда каралганга күбрәк түләсә, артык сумма кире кайтарылырга тиеш.

Артык түләнгән пошлинаны кире кайтару өчен  түләүченең  яки  аның вәкиленең гаризасы булырга тиеш. Кире кайтару турындагы гаризага, әгәр пошлина тулы күләмдә кире кайтарылырга тиеш булса, түләү документларын беркетергә кирәк.

Әгәр  документлар электрон рәвештә тапшырыла икән, дәүләт пошлинасы күләме киметелергә дә мөмкин. Бу өстенлектән  физик затлар гына файдалана ала. Юридик затларга әлеге норма кагылмый. Әйтик, физик затлар өчен милек хокукын, әйтик, фатирны теркәгән өчен дәүләт пошлинасы күләме 2000 сум урынына 1400 сум тәшкил итәчәк.

Игътибар!

Дәүләт пошлинасы буенча барлык кирәкле мәгълүмат Росреестрның  rosreestr.tatarstan.ru  рәсми сайтында урнаштырылган .

 

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев