Зәй офыклары

Татарстан спортчылары “Ялта-Зәй”гә җыелды

“Ялта-Зәй”дә җәйге ТР беренчелеге һәм чемпионаты бара

Бүген «Ялта-Зәй» спорт комплексында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм җәйге Чемпионат (Россия кубогын тапшыру) уза. Ачылыш тантанасында республика  чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, РФ чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе, Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов катнашты. Шулай ук чемпионатның мактаулы кунаклары да бар иде. Алар  арасында -  атказанган спорт мастеры, ике тапкыр олимпия чемпионы, дүрт тапкыр дөнья чемпионы Ольга Данилова. Россия чаңгычысы, 4 тапкыр Олимпия чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Николай Зимятов, өч тапкыр кышкы Олимпия уеннары призеры, дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Александр Завьялов, Россиянең чаңгы узышлары федерациясенең әйдәп баручы белгече, Россиянең атказанган тренеры, бөтендөнья универсиадаларында Россиянең даими вәкиле Галина Шлыкова, Россиянең атказанган тренеры Владимир Голубев, Россиянең чаңгы ярышлары федерациясе менеджеры Михаил Богданов. Ярышларда республика шәһәрләре һәм районнарыннан 13 команда катнашты: Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Балтач, Минзәлә районы, Саба районы, Сарман районы һәм Татарстан Республикасы җыелма командасы. Спортчылар роллерларда ярышты, нәтиҗәләр ясала.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: