Зәй офыклары

Татарстан – тату гаилә

2012-2014 елларда Татарстан Республикасында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында балалар һәм яшүсмерләр арасында милли экстремизм һәм терроризм үсешен кисәтү, толерантлык формалаштыру, милләтара дуслыкны ныгыту максатында, балалар китапханәләре арасында "Татарстан - дус гаилә" дип исемләнгән республика иҗат конкурсы узды. Конкурска рәсем, әдәби әсәр, фотосурәтләр тәкъдим ителде....

2012-2014 елларда Татарстан Республикасында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында балалар һәм яшүсмерләр арасында милли экстремизм һәм терроризм үсешен кисәтү, толерантлык формалаштыру, милләтара дуслыкны ныгыту максатында, балалар китапханәләре арасында "Татарстан - дус гаилә" дип исемләнгән республика иҗат конкурсы узды. Конкурска рәсем, әдәби әсәр, фотосурәтләр тәкъдим ителде. Әлеге конкурста Югары Мәлем һәм Түбән Биш мәктәбе укучылары 14 эш белән катнашты. Югары Мәлемнән Әлфия Ганиева - "Рәсем", Түбән Биштән Александр Чернов "Фотография" номинациясендә җиңү яулады. 4 октябрьдә Казанда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Районнардан килгән призерлар өчен Казан буйлап экскурсия оештырылды, Универсиада объектлары күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: