Зәй офыклары

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры: М12 трассасы буенда яшәүчеләр куйган барлык мәсьәләләр хәл ителә

Мәскәү – Казан тиз йөрешле автомобиль юлын төзү буенча эшче төркем утырышы булды.

Бүгенге көндә эшче төркем алдына М12 трассасы үтәчәк торак пунктларда яшәүчеләр  куйган барлык мәсьәләләр дә хәл ителде. Бу турыда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов автомагистраль төзелеше буенча эш төркеме утырышында белдерде.

"Проектлаучылар, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, Лаеш районы җитәкчелеге эшлекле очрашулар үткәрде. Без эшче төркем алдына куелган барлык мәсьәләләрне дә хәл иттек. Моңа проектлаучылар бик җаваплы карады", - диде министр.

Аның сүзләренә караганда, киләсе атнада проектлаучылар Тарлаш авылы янында техник-икътисади нигезләү һәм  трассаның күрсәтәчәкләрен төгәлрәк күрсәтәчәк. Моннан тыш, республиканың Лаеш районындагы Орел авылы янында автомобиль юлын үтү буенча техник карарлар билгеле булачак. Чәршәмбе көнне без моны күрербез дип уйлыйм", – дип билгеләп үтте Хәнифов.

Мәскәү – Казан автоюлы республиканың биш районы территориясе буенча узачак. Трассаның гомуми озынлыгы 729 км тәшкил итәчәк, шул исәптән 142 км – Татарстанда. Автомагистраль төзелеше сигез этапка бүленәчәк. Җиденче һәм сигезенче этап безнең республикага туры килә.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында М12 тиз йөрешле трассасын төзү буенча эшче төркем утырышы узды. Төркем составына берничә министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай ук якын арада юл салынырга мөмкин булган торак пунктларда яшәүчеләр керә.

Татарстанның Лаеш районында М12 Мәскәү – Казан тизйөрешле трассасын үтү маршруты җирле халыкның теләкләрен исәпкә алып үзгәртелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: