Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан укучыларын Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашырга чакыралар

I-IX сыйныф укучыларын 13 апрельдән 17 майга кадәр бөтен ил буенча узачак «Яшь эшкуар һәм финанс грамоталылыгы» дип аталган бушлай онлайн-олимпиадада катнашырга чакыралар.

Олимпиаданың сынау туры 13-26 апрельдә узачак. 27 апрельдә Мәскәү вакыты белән 9.30 сәгатьтә Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинаның финанс грамоталылыгы буенча ачык онлайн-дәресе узачак. Олимпиаданың төп туры 27 апрельдән 17 майга кадәр узачак.

Олимпиада бер үк вакытта I-IX сыйныф укучылары өчен Россиянең барлык төбәкләрендә дә онлайн-форматта үткәрелә. Катнашу өчен компьютер яки планшет булу да җитә.

Әгәрдә укытучылар һәм аларның укучыларының Учи.ру укыту платформасына керү мөмкинлеге бар икән,олимпиадада катнашу өчен Uchi.ru сайтына яки biz.uchi.ru олимпиада сайтына үз логины һәм пароле астында кереп, биремнәрне үтәргә керешергә кирәк. Платформага керү мөмкинлеге  юк икән, теркәлү узарга кирәк.

Әлеге олимпиада «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты, Икътисади үсеш министрлыгы, РФ Үзәк банкы һәм финанс грамоталылыгын үстерү ассоциациясе ярдәмендә бөтен Россиядән 8 миллионнан артык укучы шөгыльләнүче  Учи.ру онлайн-платформасы аша тормышка ашырыла. Олимпиадада катнашкан барлык укучылар һәм укытучылар грамота яки сертификатлар белән бүләкләнә.

Тулырак мәгълүмат сайтта: https://olympiads.uchi.ru/olymp/bizuchi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев