Зәй офыклары

Татарстан укучыларын финанс белеменә онлайн форматта өйрәтәчәкләр

«Финанс белеме онлайн-дәресләре» проектының көзге сессиясе башланды. Анда 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук Татарстанның һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала. Дәресләр финанс өлкәсендә Россиянең әйдәп баручы экспертлары катнашында узачак.

Өйрәнү өчен 19 тема тәкъдим ителәчәк. Укытучылар арасында Россия Федерациясе үзәк банкы экспертлары, Россия финанс министрлыгы вәкилләре, Россиянең эре финанс компанияләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре бар.

Вебинарларда лекторлар шәхси финанс планлаштыру, инвестицияләү һәм иминиятләштерү, салым органнары һәм пенсия системасы белән үзара хезмәттәшлек, кредит бирү һәм банк кертемнәренең үзенчәлекләре турында сөйләячәк. Финанс базарында куркынычсызлык кагыйдәләренә аерым игътибар биреләчәк.

  • Финанс белем нигезләрен балачактан ук салырга һәм бу мәсьәләне гомер буе өйрәнергә кирәк. Онлайн-дәресләр Татарстанның теләсә кайсы почмагында булган өлкән сыйныф укучыларына белем алу мөмкинлеге бирә. Алган белемнәрен укучылар гаиләдә һәм танышлары белән уртаклашып, аларның да финанс белемнәрен арттыралар. Шуңа күрә алда торган көзге сессиядә мөмкин кадәр күбрәк укучыларның катнашуы мөһим, – дип билгеләп үтә Россия банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Онлайн-дәресләргә интернет челтәренә керү мөмкинлеге булган теләсә кайсы белем бирү учреждениесе тоташа ала. Онлайн-дәреснең кызыклы темасын сайларга һәм проектта катнашуның барлык нечкәлекләрен http://dni-fg.ru/ адрес буенча белергә мөмкин.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: