Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы: Республикада урман утырту сезоны ачылды

Урман культуралары утырту сезоны Татарстанда 19 апрельдә ачылды.

Урман культуралары утыртуга беренчеләрдән булып Нурлат, Лениногорск, Мамадыш, Саба һәм Чирмешән урманчылыклары кереште. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казанда узган брифингта хәбәр итте.

«Кар эреп бетү белән урман культуралары утырту һәм урманнарны чүп-чардан чистарту сезоны башлана. 2019 елдан башлап Татарстанда урманнарны торгызу эшләре «Экология» илкүләм проектының өлеше булган «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты  кысаларында үткәрелә, аның төп максаты - 2024 елга урманнарны бетерү белән яңадан торгызу һәм үстерүнең 100 процент балансын тәэмин итү. Аңа ирешү өчен ике төп индикатор билгеләнгән: урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм  янгыннан зыян күреп һәлак булганы урман утыртмалары мәйданына мөнәсәбәте тигез булырга тиеш», — диде ул.

2021 елга «урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына мөнәсәбәте» күрсәткече 77,7 процент тәшкил итә. Әмма бу әле пландагы күрсәткеч кенә, дип билгеләп үтте министр. Узган ел урманнарны торгызу эшләре 4,8 мең гектардан артык мәйданда башкарылган, быел Татарстанда 3,8 мең гектар мәйданда урманнарны яңадан торгызу эшләре башкарылачак, республика территориясендә 1,4 мең гектар мәйданда урман культуралары утырту, 2,3 мең гектар табигый урман торгызуга ярдәм итү чаралары, катнаш урман торгызу — 4 гектарда, урман үрчетү 105 гектарда планлаштырыла.

2021 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы  җирләрендә - 1,7 мең гектар, Азнакай районында -1,6 мең гектар саклагыч урман утыртмалары утырту ниятләнә. Шулай итеп, республикада бер ел эчендә 7,2 мең гектардан артык мәйданда урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылачак.

Илкүләм проектлар 2019 елдан башлап Россия Президенты Владимир Путинның «Май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла. Программалар илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала, алар арасында «Экология», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» һ. б. программалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев