Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы “Россия агачы” конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакыра

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстан халкын “Россия агачы — 2021” конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакыра.

Татарстанны конкурста  Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) тәкъдим итә. Ул региональ әһәмияттәге комплекслы профильле “Озын Алан” (“Долгая Поляна”) дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үстерелә. Бу агач 2012 елда «Агач — тере табигать һәйкәле» Бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булды. Чыршыга 134 яшь, аның биеклеге - 30 метрдан артык.

Конкурста 47 уникаль тарихи агач катнаша. Тавыш бирү 1 августка кадәр дәвам итәчәк.

"Ел агачы" конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә торган “Европаның ел агачы” халыкара конкурсының милли сайлап алу этабы булып тора, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев