Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан урманчылары янгын куркынычы янаган чорда тәүлек буе кизү торалар

Татарстанда соңгы ун елда күрелмәгән тәнәфестән соң беренче тапкыр алты урман янгыны теркәлгән.

Ел башыннан бирле республика урманнарында 694 термик нокта теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк.

Аномаль эсселек аркасында Татарстан урманчылары көчәйтелгән эш режимына күчтеләр. Республикада көн саен рейдлар үткәрелә, урманнарда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар салына. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

14 майдан 21 көнгә урманнарда кешеләрнең булуы һәм барлык төр транспорт чаралары керү тыела. Махсус янгынга каршы режим шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга — 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Урман янгыны барлыкка килүгә, урман фондына зыян салуга китергән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу РФ Җинаять кодексының 261 маддәсе («Урман утыртмаларын юк итү яки зыян китерү") буенча җинаять җаваплылыгына китерә. Мәсәлән, урман утыртмаларын юк итү яки зыян китерү өчен  500 меңнән алып 1 млн сумга кадәр штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев