Зәй офыклары

Татарстан урманнарында санитар-экологик икеайлык кысаларында рейдлар үткәрелә

Республикада 100дән артык патруль бригадасы урманнарны тәртипкә китерү белән мәшгуль.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда санитар-экологик икеайлык кысаларында, урманнарны тәртипкә китерү, чистарту буенча эш алып барыла. Бүген Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, урманчылык хезмәткәрләре катнашында рейдларның берсе Матюшино урманында үткәрелде. Анда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.

“Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарында эш башланды. Урманнарда җир өстендә дә, авиация юлы белән дә патруль уздырыла. Мондый рейдларның максаты – урманнарны чүпләү фактларын фаш итү, хокук бозучыларны ачыклау. Халыкка аңлату эшләре үткәрәбез. Урманны саклау, чүп ташлау тыелу турында аншлаглар куела, корыган агачлар киселә, көнкүреш һәм төзелеш чүп-чары җыештырыла. Бу эш даими рәвештә сезон дәвамында башкарыла. Гел чүпләнә торган урыннарны беләбез, шул урыннар буенча график буенча гел йөрибез”, - диде Шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев.

Белгеч былтыр Татарстан урманнарында 7 мең кубометр чүп җыелганын билгеләп узды. 2017 елда урманга керү юлларында 200дән артык аншлаг куелган. Чүп калдырган өчен 186 кеше җаваплылыкка тартылган, 490 мең сумнан артык штраф салынган. Илнур Кәшәфиев физик затларга 5 мең сум, вазифаи затларга 20-40 мең сум, юридик затларга 250-500 мең сум штраф каралганын әйтте.

Урман сакчылары агачларга борып куелган реклама такталарына каршы көрәш алып бара. “Бу матур да түгел, аннары шөреп белән борылып куелгач, агачка зыян килә. Без телефоннары буенча шалтыратып, чакыртабыз, җаваплылыкка тартабыз, такталарны алырга мәҗбүр итәбез. Алмасалар, үзебез бәреп төшерәбез”, - диде Илнур Кәшәфиев.

Бүген, шулай ук, Урман сагы бригадасы юлдан ерак түгел корыган агачларны кисеп аударды. Хезмәткәрләр әйтүенчә, кипкән агачларны черүгә калдыралар, әмма җирле халык эзен суытмый. “Корыган агачларны гадәттә якын-тирә бистәләрдә, бакчачылык ширкәтләрендә яшәүчеләр алып китә. Моның өчен аларга җәза салмыйбыз, гәрчә бу хокук бозу санала, коры агачны урлау маддәсенә дә туры килә”, - диде Илнур Кәшәфиев.

Урманчылык хезмәткәрләре агачларга сыерчык ояларын беркетү белән дә мәшгуль. Алар ояларны шөреп белән бормыйлар, ә тимерчыбык белән беркетәләр.

Илнур Кәшәфиев республикада 32 урманчылык исәпләнгәнен. Аларда барлыгы 100 дән артык патруль бригадасы эшләгәнен әйтте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 апрель 2018 - 21:17
    "Созвездие-Йолдызлык" супер финалында Зәй йолдызчыклары (фоторепортаж)
    Бүген Казанның “Пирамида” комплексы тамаша залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, унсигезенче “Созвездие-Йолдызлык” балалар-яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең супер финалы гала-концерты үтте. “Миллионынчы катнашучы” дип аталган быелгы фестиваль аеруча күпсанлы катнашучылар белән билгеләнде. Супер финал гала-концертында Зәйдән дә бертөркем талантлы балалар катнашты. Исегезгә төшерәбез, быелгы фестивальнең төбәк туры Зәйдә узып анда 200дән артык яшь башкаручы финал турына чакыру алган иде.
    142
    0
    3
  • 21 апрель 2018 - 15:03
    Бүләкләнделәр Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, вазифаи бурычларын намус белән үтәгәннәре һәм хәрби комиссариатлар оешуның 100 еллыгы уңаеннан Зәй хәрби комиссариатының бер төркем хезмәткәре район башлыгы Мактау грамоталары һәм башкарма комитет җитәкчесе Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
    16
    0
    0
  • 21 апрель 2018 - 13:00
    Талпаннан сакланыгыз! 2017 елда шәһәр-районда талпан кадалуның 199 очрагы теркәлгән, шуның 36 очрагында – балаларга. Узган ел, 2016 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 31 процентка (152 очрак) күбрәк булган. Быел әлегә мондый очраклар теркәлмәгән.
    24
    0
    0
  • 21 апрель 2018 - 11:00
    Үзе төзегән Зәйне ярата ул Шәһәребез, андагы объектлар, тораклар төзүчеләр ихтирамга лаек. Гомумән, төзүче һөнәре - иң кирәкле һөнәрләрдән. Шәһәрдәшебез Сәмига Прохорова (Зыятдинова) - әлеге абруйлы һөнәр ияләренең берсе. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Бу көннәрдә җитмеш яшен тутырган Сәмига апа кала төзегән елларын, үз кулы белән халык тормышын тагын да уңайлы итүен сагынып яши...
    30
    0
    0
  • 21 апрель 2018 - 10:00
    Тырышлык бушка китми Һәр тармак хезмәт династияләренә бай. «Зәй шикәре» агрофирмасының “Чыбыклы” сөтчелек комплексыннан Нурсилә белән Мирзыян Биккининнар - терлекчелек тармагында хезмәт куючы шундый династияләрдән.
    28
    0
    0
  • 21 апрель 2018 - 08:30
    Сергей Кузнецов: ”Мәктәпләр һәм балалар бакчаларында һөнәри ориентлашу буенча максатчан эш алып барыла” Бүгенге көндә үзеңә якын булган профессияне сайлау, тормышта үз юлыңны табу бик җитди мәсьәләләрнең берсе булып тора. Күңелеңә ятмаган һөнәрне сайлау кыйммәткә төшәргә мөмкин: мондый очракта һөнәргә өйрәнү теләге дә, гомумән, бу һөнәр буенча эшләү дә кешегә бернинди рәхәтлек китерми. Илебездәге хезмәт базары торышы, һөнәр сайлаганда укучылар алдында торган мәсьәләләр мәктәптә һөнәри ориентлашу эшчәнлеген башка күзлектән карарга мәҗбүр итә. Укучылар мәктәп тәмамлаганда, тиешле белем һәм күнекмәләргә генә түгел, киләчәктә һөнәри һәм иҗтимагый планда үзен таба алырлык шәхси сыйфатларга да ия булырга тиеш. Районыбыз мәгариф тармагында һөнәри ориентлашу эшчәнлеге ничек куелган? Бу турыда мәгариф идарәсе башлыгы Сергей Кузнецов сөйли.
    32
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 16:11
    Зәй мәдәният хезмәткәрләре рус халык мәдәнияте турында сөйләште Зәйнең Яңа Спасс авылы җирлегендә район мәдәният хезмәткәрләренең “Рус милләте халыкларының бәйрәм культурасы” дигән темага күчмә утырышы узды.
    33
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 15:36
    Зәй китапханәсендә үзенчәлекле кич "Библиотөн - 2018" Бөтенроссия акциясе кысаларында Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә бүген-20 апрель, җомга көнне, "Китапханәдә - кич" дип аталган чара уза.
    21
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 14:56
    Зәйдә “Ел укучысы-2018” конкурсының муниципаль этабы бара Зәйнең балалар иҗат йортында “Ел укучысы-2018” конкурсының муниципаль этабы бара. Бәйгедә шәһәр һәм район мәктәпләреннән 20 укучы “2018 елның ел укучысы” исемен алу өчен көрәшә.
    64
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 14:51
    “Пульс”ка йөрүчеләр ярдәмгә килә Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында 2018 елдан олы яшьтәге шәһәрдәшләребезне туплаган "Пульс" волонтерлар отряды" проекты тормышка ашырыла. Бу проект 2017 елда «Иҗтимагый инициатива – 2017» республика бәйгесендә җиңү яулады.
    35
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 14:25
    Зәйдә җәен лагерьларда 2160 бала ял итәчәк Зәйдә җәен төрле формалардагы лагерьларда 2160 бала ял итәчәк. Әлеге сан бүген районда балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган киңәшмәдә яңгырады.
    42
    0
    0
Реклама
Видео яңалыклар
  • 19 апрель 2018 - 14:55
    “Теремкәй”гә районнардан семинарга җыелдылар Зәйнең “Теремкәй” балалар бакчасында “Мәктәпкәче яшьтәге балаларны Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыру” темасына төбәк семинары узды. Аның максаты район, төбәк педагоглары арасында үзара тәҗрибә уртаклашу, һөнәри компетенлылыкны һәм осталыкны үстерү иде.
    98
    0
    0
  • 19 апрель 2018 - 08:34
    Мәскәүдәге яшенле яңгыр безгә килеп җитәчәкме? Сишәмбе көнне Мәскәүдә беренче язгы яшенле яңгыр яуды. «Һава температурасы көндез 15 градуска җитте, ә кичкә таба ишеп яңгыр яуды, яшен яшьнәп күк күкрәде» — дип язалар социаль челтәрләрдә.
    61
    0
    0
  • 19 апрель 2018 - 14:27
    Зәй хәрби комиссариатында - тантана Бүген Зәй хәрби комиссариатында Россиядә хәрби комиссариатлар төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантана үтте. Хәрби комиссариат хезмәткәрләрен, ветераннарны район башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләде. Тантанада аның урынбасары Валерий Акатьев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты.
    55
    0
    0
  • 19 апрель 2018 - 09:24
    Зәйнең “Нива” хезмәтчәннәре беренчеләрдән булып чәчүгә кереште Кичә “Нива” ширкәтенең Поповка авылына бара торган юл кырындагы басуга элиталы “Рушан” сортлы арпа чәчү эше башланды.
    54
    0
    0
  • 19 апрель 2018 - 14:21
    Зәй студентлары язгы кыр эшләрендә Зәй политехник колледжының практик өйрәнүләр хуҗалыгында язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара.
    53
    0
    1
  • 19 апрель 2018 - 14:44
    “ТЕХНО заводы”нда хезмәтне саклау буенча утырыш үтте Зәй предприятиеләре һәм оешмаларында хезмәтне саклау мәсьәләләренә игътибар зур. Чөнки әлеге мөһим мәсьәләләрне хезмәтне саклау буенча координацион совет күз уңында тота. Хезмәтне саклау белән бәйле проблемалар даими рәвештә совет утырышларында тикшерелә. Утырышларның күбесе предприятиеләрдә күчмә утырышлар буларак үтә.
    47
    0
    0
  • 19 апрель 2018 - 14:35
    Студентлар физик яктан ныгый Зәй политехник колледжы базасында “Прокачай своего героя” дип аталган проект старт алды.
    44
    0
    0
  • 19 апрель 2018 - 11:13
    Һөнәри ориентлашу Чараларда 500ләп укучы катнашачак.

Ночной режим