Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы саклана

Татарстанда урман янгыннары куркынычы югары булу сәбәпле, шторм кисәтүен тагын өч атнага озайттылар. Тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Республикада IV класслы янгын куркынычы саклана.  Шунлыктан Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ислейтар, Кайбыч, Кәләй, Кама, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыклары территорияләрендә урнашкан урманнарга керү мөмкинлеге чикләнгән.

Әлеге карар 29 августта дөнья күрде.  Ул 21 көн дәвамында гамәлдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев