Зәй офыклары

Татарстан ветераннары кимендә елга бер тапкыр пенсияләрне индексацияләүне хупладылар

Әлеге төзәтмәне РФ Конституциясендә беркетәчәкләр, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

ТР ветераннар берлеге комитеты рәисе Әхәт Юлашев Россия Конституциясендә пенсияләрне елына, кимендә, бер тапкыр индексацияләүгә кагылышлы үзгәрешләрне хуплады.
- Бу төзәтмә безнең ветераннарның ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Индексацияне икешәр, өчәр елга, хәтта күбрәк вакытка да я күчерделәр, я яптылар. Ә хәзер, әгәр бу Конституциядә расланса, ул яңалык безне  бары сөендерә. Бу сорауларны безнең вәкилләр ишетте, һәм алар бу тәкъдимне Конституциягә керттеләр. Әйе, без моны хуплыйбыз, - дип белдерде Юлашев.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: