Зәй офыклары

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева “Сәламәтлек гади ул” проектының беренче кунагы булачак

Сәламәтлек өлкәсендә актуаль темаларга туры эфирлар YouTube платформасында узачак.

Бүген Татарстанда ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы буенча «Сәламәтлек гади ул» онлайн-проекты старт ала. Бу хакта оештыручылар матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һәр эфир билгеле бер темага багышланачак, анда җанлы дискуссияләр форматында татарстанлылар аны сәламәтлек саклау өлкәсендә әйдәп баручы белгеч һәм медицина берләшмәсе вәкиле белән фикер алыша алачаклар. Әлеге проектка танылган блогерларны, медиа-персоналны, шулай ук җәмәгать эшлеклеләрен дә чакырачаклар", - диелә хәбәрдә.

26 ноябрьдә 18 сәгатьтә “Күкрәк сөте ашату өстенлеге” темасына дискуссия булачак. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш неонатологы, Казан шәһәренең 7нче хастаханәсе  неонатология буенча баш белгече, медицина фәннәре кандидаты Анна Бабинцева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: