Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын формалаштыру буенча тавыш бирү башланды

Татарстан Республикасы Яшьләр Хөкүмәтен формалаштыру буенча онлайн-тавыш бирү башланды. Барлыгы 179 гариза бирелгән, үз тавышыңны сайтта калдырырга мөмкин.

Тавыш бирү тәртибендә үзенең электрон почта адресын күрсәтергә һәм сайлаган кандидат белән янәшә тамга куярга кирәк. Тавыш бирү 30 августка кадәр дәвам итәчәк.

ТР Яшьләр хөкүмәте әгъзаларының эше берничә юнәлеш буенча башкарылачак: проект эше, профильле ведомство белән берлектә проект эше, профильле тематикага яшьләр белән мәгълүмати эш, профильле министр белән очрашуларны үз эченә алган җәмәгать аудиты, тармактагы яшьләр турында доклад бирү.

Исегезгә төшерәбез, 27 июньнән Татарстан Яшьләр хөкүмәтенең яңа составы өчен заявка бирү кампаниясе башланды. Гаризаны яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары (бакалавриатның 3 курсыннан башлап, 20-35 яшькә кадәр) һәм үз – үзләрен тәкъдим итүче яшьләр (20-35 яшь) һәм төрле җәмәгатьчелек вәкилләре (20-35 яшь) бирә ала .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев