Зәй офыклары

Татарстанда 16 меңгә якын медицина хезмәткәре коронавирус белән авыручыларны дәвалый

Республикада йогышлы авырулар белән чирләүчеләр өчен 4,5 меңнән артык урын-койка булдырылган.

Татарстанда яңа коронавирус йогышы белән авыручыларны 16 меңгә якын медицина хезмәткәре дәвалый. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә сөйләде.
"Covid-19 белән авыручы пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен 15 мең 842 медицина хезмәткәре җәлеп ителде, аларның 8 мең 617се госпитальләр эшен тәэмин итә, 341 ашыгыч медицина ярдәме машина йөртүчесе көн саен чакыруларга чыга», — дип билгеләде министр.
Аның сүзләренә караганда, эшне координацияләү өчен республика шартлы рәвештә биш округка бүленгән, 43 медицина оешмасы яңадан профильләштерелгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: