Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстанда 2023 елга кадәр территорияләрне төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышулар циклы башлана

Фикер алышулар 16 муниципалитетта узачак.

14 апрельдә «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру»программасы кысаларында 2022-2023 елларда территорияләрне төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышулар башлана. Фикер алышулар 16 муниципалитетта узачак.   Бу турыда “ТР шәһәрләрен үстерү институты фонды хәбәр итә.

Алабуга паркы.

Халык белән беренче очрашулар Алабуга һәм Нурлатта 14 апрельдә узачак. Икенче көнне фикер алышулар Теләче районының Баландыш авылында һәм Яшел Үзән районы  Васильево бистәсендә узачак. Башка районнар өчен даталар билгеләнгәннән соң, җәмәгать фикер алышуларының тулы графигы park.tatar сайтында урнаштырылачак.

Нурлат паркы.

Фикер алышуларның мөһим ягы -  бу елда яңартылачак объектларны тормышка ашыру турында сөйләшүләр чыгарыла. Әмма аларны комплекслы итеп төзекләндерү өчен, территорияне 26 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында узачак тавыш бирүдә мөмкин кадәр күбрәк кеше сайларга тиеш.

Моннан тыш, фикер алышуларда катнашучыларга беренче чират паркларының финал концепциясен тәкъдир итәчәкләр, аларны май уртасында ук төзергә керешәчәкләр, шулай ук проектларда кулланылган архитектура карарлары турында җентекләп сөйләячәкләр. Халык аларның йомгаклау проектына ничек йогынты ясавын күрәчәк һәм эш башланганчы ук әлеге территориядә нәрсә барлыкка киләчәк икәнлеген беләчәк.

Теләче районы Баландыш буасы.

Иҗтимагый фикер алышуларда катнашырга барлык теләүчеләр чакырыла - җирле халык, милекчеләр һәм арендаторлар янында булачак җир кишәрлекләре объектлары, активистлар,җәмәгатьчеләр, кыскасы, барысы да үзләренең кече ватаннары кыяфәтенә битараф түгел.

Васильево бистәсе стадионы янындагы парк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда җәмәгать пространстволарын үстерү буенча масштаблы эш  2015 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланды. 6 ел эчендә республикада 443 территория төзекләндерелгән.

Безнең районда Иске Зәй бистәсендәге яр буе зонасы, Мәктәп тавы тарихи-ял зонасының дүртенче этабына керешү җәйге чорга билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев