Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстанда 295 автобус техник карауны яңа кагыйдәләр буенча узган

Яңа кагыйдәләр 1 марттан гамәлгә керде.

Татарстанда 295 автобус техник карауны яңа кагыйдәләр буенча  узган, алар  1 марттан гамәлгә керде.

 Автобус йөртүчеләр өчен төп яңалык – техник карауны ЮХИДИ хезмәткәрләре  катнашынды узу.

-Мондый үзгәрешләр кертелүе машина йөртүчеләрнең  автобусларга техник карауны ялган юл белән узуы белән бәйле. Татарстанда автобусларга техник карау  24 районда бара, моның өчен 32 пункт оештырылды, - ди  Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эше бүлеге башлыгы урынбасары Александр Севрикеев.

75 автобус техник карауны  узмаган. Кызганыч, аларга аны яңадан узарга туры киләчәк. Севрикеев сүзләренә караганда, еш кына техник экспертлар рульне яки тормозны тикшереп, кимчелекләрне  тапкан.

Яңа кагыйдәләр буенча һәр пунктның техник карау үткәрүдә билгеле бер  нормасы бар - бер көндә кимендә 16 автобус техосмотр узарга тиеш. Бер автобусны тикшерү  өчен 50 минут вакыт бирелә.

 Машина йөртүчене техэксперт һәм Дәүләт техник күзәтчелек инспекторы каршы ала. Фотофиксация һәм кирәкле мәгълүматларны реестрга керткәннән соң, техник карау башлана. Александр Севрикеев сүзләренә караганда, башта пунктның техник эксперты фараларны карый, аннан соң руль һәм тормозларга күчә.

- Диагностик карта алу өчен машина йөртүченең  70 пункт үтәсе була. Аларның берсе буенча гына да  җитешсезлек  ачыкланса, автобус техник карау узмый. Машина йөртүчегә кимчелек ачыкланган  позицияләр буенча  яңадан техник карау үтү өчен егерме көн вакыт бирелә, - ди Александр Севрикеев.

Моннан тыш, эксперт автобус конструкциясенә игътибар итә. Машина йөртүче дәүләт автоинспекциясеннән  башка аңа үзгәрешләр кертә алмый.

Эксперт автобуста ут сүндергечләр һәм аптечкалар булуны, шулай ук куркынычсызлык каешларын тикшерә.

Тикшерү тәмамлангач, Технадзор хезмәткәре электрон имза куя, шуннан соң тикшерү турындагы хисап дәүләт автоинспекциясенә китә. Инспекция хуплаганнан соң гына машина йөртүче  диагностика картасын ала.

-Без машина йөртүчеләрдән техник карау үтүне озакка сузмауларын сорыйбыз. Бу бигрәк тә автобус йөртүчеләр өчен мөһим, чөнки алар катнашындагы аварияләр җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, - ди Александр Севрикеев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев