Зәй офыклары

Татарстанда 30 градуслы эсселек көтелә

Татарстан синоптиклары хәбәр иткәнчә, бүген кич һәм иртәгә төнлә республика буенча һәм Казанда яшен, көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан исүче җилнең көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитүе, шулай ук күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән томан көтелә. Алдагы төндә температура 10-15 градуска кадәр төшә, көндез 25-30 градус эссе...

Татарстан синоптиклары хәбәр иткәнчә, бүген кич һәм иртәгә төнлә республика буенча һәм Казанда яшен, көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан исүче җилнең көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитүе, шулай ук күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән томан көтелә.

Алдагы төндә температура 10-15 градуска кадәр төшә, көндез 25-30 градус эссе көтелә.

28 май төнендә республика буенча бераз яңгыр, яшен булырга мөмкин. Термометр баганалары 12 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: