Зәй офыклары

Татарстанда 3тән 7 яшькә кадәрге 27,4 мең бала өстәмә түләү алачак

3тән 7 яшькә кадәрге балаларга каралган Россия Президенты түләве 4686 сум тәшкил итә.

Татарстанда 3тән 7 яшькә кадәрге балаларга каралган   яңа президент  түләвен 27,4 мең кеше  алачак.
Коронавирус инфекциясе таралу шартларында социаль яклау чаралары турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Бу пособие уртача айлык керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә биреләчәк. Ягъни гаиләдә бер кеше башына уртача айлык керем 9450 сумнан (пособие билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елдан алдагы елның икенче кварталында бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумы) артмаса, 3 яшьтән 7 яшькәчә һәр балага ай саен 4686 сум түләнәчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: