Зәй офыклары

Татарстанда 588 медицина хезмәткәре эштә коронавирус йоктырган, бишесе үлгән

"Кызыл" зоналарда Татарстанның 8 мең медицина хезмәткәре эшли.

Татарстанда 588 медицина хезмәткәре эш урынында Covid-19 чирен йоктырган, дип яза «Татар-информ» МА.

«Хәзерге вакытта бездә хезмәт вазыйфаларын башкарганда медицина хезмәткәрләрен инфекцияләү очраклары буенча түләүләр башкарылган 588 очрак теркәлгән», - дип билгеләде республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Спикер билгеләп үткәнчә, зарарлану очракларының һәр очрагы аерым тикшерелә һәм, әгәр дә эш урынында коронавирус белән зарарлану раслана икән, хезмәткәргә түләүләр билгеләнә. Хәзерге вакытта экспертиза 138 очрак буенча бара.

Сәламәтлек саклау министрлыгы китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, яңа коронавирус йогышы 11 медицина хезмәткәре үлеменә сәбәп булган, аларның бишесе авыруны эштә йоктырган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: