Зәй офыклары

Татарстанда 60 километрдан артык федераль юл төзекләндереләчәк

Эшләр М7 трассасында һәм Р-241 Казан - Буа - Ульян автоюлында башкарылачак. Быел Татарстанда М7 «Идел» трассасының 41 км һәм Казан - Буа - Ульян автомобиль юлының 21 километрында ремонт ясалачак, дип хәбәр итә «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте.

Иң күп эшләр М7 трассасына туры киләчәк. Алабуга, Минзәлә һәм Менделеевск районнарында урнашкан әлеге автомобиль юлының өч участогында асфальт-бетон катнашмасыннан өске катлам җәеләчәк, ул климат үзенчәлекләрен һәм хәрәкәт интенсивлыгын исәпкә алып, күләмле-функциональ проектлау методы буенча сайланган.
Моннан тыш, биредә юл кырыйларын ныгытачаклар һәм горизонталь тамга (разметка) төшерәчәкләр.
“Р-241 Казан - Буа - Ульян автомобиль юлының Буа районындагы участогында вак таш-мастик асфальт-бетоннан саклагыч катлам урнаштырылачак", - дип билгеләп үтә учреждениенең матбугат хезмәте.
Агымдагы елда Татарстанда барлыгы 140 километрда федераль автомобиль юл норматив хәлгә китереләчәк.
Россиядә 2019 елдан "Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, ул Россия Президенты Владимир Путинның “май” указы нигезендә оештырыла.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: