Зәй офыклары

Татарстанда 700гә якын укучы авыру сәбәпле өйдә утырырга мәҗбүр

Сентябрь башыннан мәктәпләргә температурасы нормадан югары булган 6 меңнән артык укучыны дәресләргә кертмәгәннәр.

Татарстанда әлегә 690 мәктәп укучысы  авыру сәбәпле өйдә утырырга мәҗбүр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Бүгенге көндә Казанның 27 мәктәбе, Лениногорск һәм Яр Чаллы шәһәренең берәр мәктәбендәге класслар, барлыгы 29 сыйныф, шуларда  690 укучы, әлегә мәктәптән читләштерелгән”, — дип билгеләп үтте спикер.

Исегезгә төшерәбез, укучыларны класста 20 проценттан һәм күбрәк мәктәп укучылары булмаган очракта мәктәптән өйләренә җибәрәләр. Мондый карарны мәктәп җитәкчелеге яки мәгариф идарәсе кабул итә.

Уку елы башыннан бирле ОРВИ билгеләре аркасында 6162 укучы дәресләргә кертелмәгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: